Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кукмара шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасында “Каз өмәсе” бәйрәме үткәрелде

“Каз өмәсе” бәйрәмендә өмәгә кагылышлы бөтен йолалар да җиренә җиткереп башкарылды.

Кукмара шәһәре “Кояшкай” балалар бакчасында халкыбызның милли традицияләрен үсеп килүче буынга тапшыру максатыннан  “Каз өмәсе” бәйрәме үткәрелде. 
Каз өмәсе – татар халкының иң көтеп алган күркәм йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Өмә уздырыласы өйгә кызлар иртүк килеп җитә. Казларны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып сыдыралар. Чистартылган казларны су буена алып төшеп юалар. Каз өмәсенең иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына. Аннан соң төрле уеннар, җыр-биюләр була.
Узган “Каз өмәсе” бәйрәмендә өмәгә кагылышлы бөтен йолалар да җиренә җиткереп башкарылды. Тәрбиячеләр һәм балалар  белән каз өмәсе күренешен сәхнәләштерелде, өмәдә булган йолалар, шаян сүзләр, җыр-биюләр, татар халык уеннары кабат искә төшерелде. Концерт программасы музыкаль номерларга бай иде. Яшь артистларыбыз тамашачыны көлдерде дә, уйланырга да мәҗбүр итте.
Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар тынмады. Тамашачылар барлык катнашучыларга матур кичә өчен рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының " Кукмара шәһәре өченче номерлы "Кояшкай" һәрьяктан үстерешле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Музыка җитәкчесе Ханнанова Эльмира Рафил кызы,
Татар теле тәрбиячесе Хасанзянова Гөлназ Наил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев