Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кроссворд

Башыгыз гел яхшы эшләсен дисәгез, кроссвордлар чишегез.

Сораулар:
Вертикаль:

1. Ишектән керер, түргә менеп утырыр, 2. Кош түгел оча, 3. Аяксыз-кулсыз өй саклый, 4. Су буенда туебыз, чебен-черки — сыебыз, 5. Үзе тешле, ләкин тешләми.

Горизонталь:

6. Үзе бәләкәй генә булса да, үзеннән зур күтәрә, 7. Кара төснең капма каршысы, 8. Аягы суда, башы көндә, 9. Җәрәхәте юк — авырта, төтене юк — яна, 10. Нечкә билле, көлтә койрыклы.

Вәлиева Юлия Назиловна, Чаллы, 6 нчы "Незабудка" балалар бакчасы.


 

Җаваплары: 1. Суык, 2. Самолет, 3. Йозак, 4. Бака, 5. Тарак, 6. Кырмыска, 7. Ак, 8. Төнбоек, 9. Йөрәк, 10. Төлке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев