Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кроссворд

Кроссвордлар чишү баш мие эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта.

Сораулар:
Вертикаль: 1. Диңгезе бар, суы юк, шәһәре бар, халкы юк, 2. Бертуктамый йөзәбез, йә төшәбез кар булып, йә төшәбез яңгыр булып, 3. Теле юк − үзе аңлата, 4. Эче сары, тышы ак. Ул ни булыр?
Горизонталь: 5. Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага, 6. Биш агайга бер күлмәк, 7. Камыр эчендә бәрәңге йә, уйлап кара әле, 8. Су түгел — сыек, кар түгел — ак, 9. Ач булса — ята, тук булса — торып утыра, 10. Агач башында көмеш алка.

Шәймәрданова Гөлнара Мерзахметовна, 71нче балалар бакчасы, Казан, Идел буе районы.


 

Җаваплары: 1. Глобус, 2. Болыт, 3. Китап, 4. Йомырка, 5. Җил, 6. Бияләй, 7. Кыстыбый, 8. Сөт, 9. Капчык, 10. Ай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев