Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кроссворд

Кроссворд чишү баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Сораулар:
Вертикаль:

1. Аягын-башын яшерә, таш күлмәге эченә, 2. Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар, 3. Текелди телләре, туктый белми үзләре, 4. Җәен соры, кышын ак, төймә койрык, шеш колак, 5. Котыра да үкерә, бөтен җирне тутыра.

Горизонталь:

6. Сикерә белә, йөгерә белми, 7. Өй артында озын агай, энә белән кое казый, 8. Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар, 9. Кечкенә генә берәү, артында озын терәү, 10. Төбе – бер, башы – мең.

Насибуллина Фәридә Хәкимовна, Чаллы, «Айгөл» үсеш үзәге-балалар бакчасы.


 

Җаваплары: 1. Ташбака, 2. Чана, 3. Сәгать, 4. Куян, 5. Буран, 6. Туп, 7. Тамчы, 8. Суган, 9. Саескан, 10. Агач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев