Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кроссворд

Кроссвордлар чишү – хәтерне яхшырту өчен бик әйбәт күнегү. Сүз уңаеннан, кроссвордлар чишү турнирлары дөньяда иң катлаулы интеллектуаль ярышларның берсе булып санала.

Сораулар:
Вертикаль:

1. Аллы-гөлле очкалак, оча гөлләр кочкалап, 2. Киемгә охшамый, киям, үзен салмыйм. Аны кимәсәм, мин китап укый алмыйм, 3. Тавыкларның патшасы ул, бер таҗы бар башында. Иртә белән кешеләрне уятырга ашыга, 4. Кечкенәдер, ялангачтыр, алай да бөтен дөньяны киендерә, 5. Киттем дип китә, кире килә.
Горизонталь:

6. Канаты бар — очы алмый, коры җирдә яши алмый, 7. Эсселәгән саен,
кат-кат тун кия, 8. Кайсы ел фасылында табигать уяна, 9. Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми, 10. Бүре түгел — көрән, куян түгел − озын колаклы, ат түгел − тояклы.

Маннанова Энҗе Габдулловна, Тукай районы Иске Ерыклы авылы «Тургай» балалар бакчасы.


Җаваплары: 1. Күбәләк, 2. Күзлек,3. Әтәч, 4. Энә, 5. Ишек, 6. Балык, 7. Кәбестә, 8. Яз, 9. Кәҗә, 10. Ишәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев