Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көзге урманга экскурсия

Табигать белән танышу процессында балаларның эмоциональ күзаллауларын формалаштыру.

Максат: табигать белән танышу процессында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эмоциональ күзаллауларын формалаштыру.

1. Кереш әңгәмә.

2. «Объектны бел» күнегүе

Бу биремдә педагог балаларга тасвирлама буенча объектны табарга ярдәм итә. Тәкъдим ителә торган объектлар:

* Төз, биек (агач);

• Соры, караңгы (күк йөзе)

* Кипкән, саргылт, коры (үлән) һ. б.

3. «Кызыклы объект тап һәм аның турында сөйлә» күнегүе

Бу биремдә балаларга әйләнә-тирәне мөстәкыйль рәвештә карарга, нинди дә булса бер кызыклы объектны сайларга һәм аны тасвирларга тәкъдим ителә. Башка балалар игътибар белән тыңларга һәм нинди объект турында сүз барганын аңларга тиеш.

4. «Хайваннарга әверелү» уены

Уен башында педагог урманда төрле хайваннар яшәве турында сөйли уен уйнарга тәкъдим итә. Балалар һәрберсе берәр хайванны сайлый һәм күрсәтеп бирергә тырыша.

5. Урман белән саубуллашу

Экскурсия тәмамлангач балалар белән әңгәмә үткәрә түбәндәге сорауларны бирә:

1. Экскурсия башланганда кәефегез нинди булды? Экскурсия барышында ул үзгәрдеме?

2. Тагын урманга килергә теләр идегезме?

3. Экскурсия вакытында сезгә бүген барыннан да бигрәк нәрсә ошады?

Әлеге әңгәмәне үткәрү нәтиҗәсендә педагог экскурсия вакытында балаларның эмоциональ халәте һәм аны ничек белдерә алуларын аңлый. Эшне төркемдә дәвам итәргә һәм «Безнең урманга сәяхәт» темасына рәсем ясарга була. Рәсемнәрне ясаганнан соң, тәэсирләр турында фикер алышу өчен күргәзмә оештырыла.

Гарипова Римма Марселовна, Саба районы 3нче «Шоколад» балалар бакчасы.  

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев