Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көзге урман

Балалар белән табигатьне күзәтергә, андагы үзгәрешләрне билгеләргә өйрәнәбез.

Максатлары: октябрь һәм сентябрь айларындагы табигатьне чагыштыру, табигатьтәге үзгәрешләрне, көзге урманның матурлыгын күзәтү, октябрьдәге һава торышын тасвирлау, предметларның зурлык буенча нисбәтен күрергә өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: балаларның сурәтләү эшчәнлеге белән кызыксынуын арттыру («Көзге урман» темасына рәсем ясау).

Материаллар һәм җиһазлар: кәгазьдән кисеп алынган сары, кызыл, кызгылт сары төстәге яфраклар.

Эш барышы

1. Көз айларын атау.

2. Һава торышын тасвирлау.

Тәрбияче. Исегезгә төшерегез әле, сентябрь аенда һава торышы нинди иде? Урамда эссе идеме, әллә салкын идеме? Яңгырлар яудымы? Сентябрьдә күк йөзе нинди була? Чәчәкләр атамы? Сентябрьдә нинди чәчәкләр чәчәк ата? Үлән, агач яфраклары нинди төстә була? Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бармы? Кошлар нишли?

Хәзер безнең октябрь. Күккә карагыз, ул нинди төстә? (Соры.) Җил җылымы, әллә салкынмы? Көннәр җылындымы әллә салкынайдымы? Кешеләр нинди кием кияләр? Агачларга һәм куакларга карагыз. Агач һәм куакларның яфраклары нинди төстә? Ә җирдә яфраклар бармы? Октябрьдә агачларның яфраклар коела башлый.

3. Чагыштыру эшчәнлеге

Тәрбияче. Әйдәгез чагыштырабыз. Сентябрь аенда күк зәңгәр, ә октябрьдә – ... (соры). Сентябрьдә җылы, октябрьдә – (салкынча). Сентябрь аенда яфраклар әле яшел, октябрьдә – ... (сары). Сентябрь аенда яңгырлар сирәк, ә октябрьдә – ... (еш.

4. «Хаталарны тап» уены.

Балалар тыңлыйлар һәм хаталарны төзәтәләр.

Октябрьдә бөреләр ачыла. Октябрьдә җылы яктан кошлар кайта. Октябрьдә кешеләр юка кием кия. Октябрьдә эссе була. Октябрьдә яңгырлар булмый.

5. «Көзге урман» темасына рәсем ясау.

Балалар көзге урман рәсемен ясыйлар.

6. Рефлексия.

Балалар тәрәзә янына килеп табигатьне күзәтәләр, һава торышын тасвирлыйлар, көзгә хас үзгәрешләрне билгелиләр.

Шакирова Айзилә Георгиевна, Чаллы 113нче "Непоседы" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев