Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көзге маҗаралар

Бакчабызда «Көзге маҗаралар» исемле күргәзмә оештырылды.

Чаллының 109нчы «Курай» балалар бакчасында 5 нче мәктәпкә әзерлек төркемендә «Көзге маҗаралар» исемле күргәзмә оештырылды. Балалар әти-әниләре ярдәме белән башкарылган кызыклы эшләнмәләрне алып килделәр һәм алар турында иптәшләре каршында матур итеп сөйләделәр.

Камалова Амалия, Бикмөхәмәтов Ранель, Минсәлихов Ильһам, Әшрапов Искәндәр, Миргалауов Ризат, Габдуллина Ясминәнең әти-әниләре зур тырышлык күрсәттеләр, осталыклары белән сокландырдылар. Күргәзмәдә урнаштырылган «Урман кунагы», «Безнең мул уңыш», «Кунаклар чакырабыз», «Көзге кәрзин», «Бәйрәм», «Көзге мәшәкатьләр» дип аталган хезмәтләр күпләрнең куңеленә хуш килде.

Бу иҗади эшләрне 95 нче «Балкыш» балалар бакчасында ел саен уздырыла торган «ЭкоКөз» региональ бәйгесенә җибәрдек.Сезнең игътибарыгызга да көзге иҗат эшләрен тәкъдим итәбез.

Раилә Шәймәрданова Чаллы шәһәре 109 нчы «Курай» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе; Факия Гиниятуллина, Чаллы шәһәре 109 нчы «Курай» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев