Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көз – витаминнар сезоны

Көз – җәйдән кышка күчеш чоры. Нәкъ менә шул чорда иммунитет кими, чирләр йога башлый. Бу очракта организмга табигый витаминнар булыша.

Көз – витаминнарга бай яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм җиләкләр куллану өчен уңдырышлы вакыт. Витаминнар иммунитетны күтәрә һәм салкын тиюне булдырмаска ярдәм итә.

Кабак һәм кишер – бета-каротинга бай.

Көзен чөгендер һәркемнең өстәлендә булырга тиеш. Ул йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта һәм анемияне булдырмаска ярдәм итә.

Кәбестә – универсаль яшелчә. Кәбестә микробларга һәм вирусларга каршы, ялкынсынуга каршы көрәшүче, иммунитетны ныгытучы, матдәләр алмашын яхшыртучы, канны чистартучы, яман шешкә каршы торучы сыйфатларга ия. Аны пешерергә, кыздырырга яки чи килеш ашарга мөмкин, ул ничек тә файдалы.

Шалкан – сезонлы инфекцияләр һәм гиповитаминоз белән көрәшергә ярдәм итә; сидек кудыру, ялкынсынуга каршы һәм антисептик үзлекләргә ия.

Карбыз бөер өчен файдалы. 

Алма иммунитетны бик яхшы күтәрә. Аларда күп санлы витаминнардан тыш, клетчатка күп, алар эчәклек эшен яхшырта.

Гөлҗимеш төнәтмәсе – супервитаминлы эчемлек, ул балаларга да өлкәннәргә дә файдалы.

Мүк җиләге (клюква) – иң витаминлы җиләкләрнең берсе. Ул зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә аеруча файдалы, чөнки ул күзәнәкләрне ирекле радикаллардан чистарта ала.

Витаминнар әлифбасы

  • С витамины  татлы борычта, яңа пешкән һәм тозланган кәбестәдә, шулай ук гөлҗимештә, сырганак һәм миләштә бар.
  • А витамины кишердә күп.
  • Е витамины организмнан токсиннарны чыгару өчен җавап бирә, көнбагыш, чикләвек, кукурузда бар.
  • В6 витамины – балалар иммунитетын формалаштыруда иң мөһим витаминнарның берсе, көз көне аеруча кирәк. Бәрәңге, фасоль, борчак, ногыт борчагында бар.
  • Д витамины кояш нурлары тәэсирендә эшләп чыгарыла. 

Витаминлы ризыклар көз көне балалар өстәлендә һичшиксез булырга тиеш. Сәламәт балалар – ата-аналарның бәхете.

Ногманова Ләйсән Рәшитовна, Балтач районы Норма авылы «Тургай» балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев