Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көтеп алынган кунаклар

Яңа ел таңы атарга санаулы көннәр генә калып бара иде. Кыш Бабай белән Кар Кызы, үзләренең күңелле вазыйфаларын үтәргә дип, шәһәр буенча сәяхәткә чыктылар.

Аларның максаты: шәһәр халкын, бигрәк тә балаларны сөендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру.

Менә алар безнең 42нче “Алчәчәк” балалар бакчасына да килеп җиттеләр. Без аларны каршы алырга күптән әзер идек инде. Мәйданчыклар, төркемебез бизәлгән, балаларның Кыш Бабайга күчтәнәчләре – җырлары, шигырьләре өйрәнелгән иде.

Кыш Бабай белән Кар Кызын күреп, балалар бик шатланды. Аларга кулларын болгап, хәерле юл теләп калдылар. Балаларның бәйрәмнәре бик күңелле генә үтеп китте. Әлбәттә, бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар Кызы да кунакка килделәр. Яңа ел һәркемгә шатлык, сөенечләр генә алып килсен!

42нче “Алчәчәк” балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәре.

Тәрбиячеләр: Муратова Рәзилә Гависовна, Фасхиева Гөлназ Фаридовна, Нуриева Әлфия Абузаровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев