Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кошлар – безнең дусларыбыз

Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырсак, ә матур язлар җиткәч “Сыерчык ояларына” конкурс уздырдык.

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора.

Менә шуның өчен дә Чаллы шәһәренең 26нчы "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә музыка җитәкчесе Лилиана Шәрипҗан кызы белән бергәләп "Кошлар – безнең дусларыбыз" дигән темага кичә оештырылды. Балалар "Табышмак әйтәм – җавабын тап", "Тавышыннан таны", "Оягызны табыгыз" дигән уеннар уйнадылар. Уеннар аша балалар кошлар турындагы белемнәрен ныгыттылар.

Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырсак, ә матур язлар җиткәч “Сыерчык ояларына” конкурс уздырдык. Бәйрәмнең ахырында уртанчы төркем балалары күчмә кошлар рәсемнәрен агачка ябыштырдылар, дип яза 7нче төркем тәрбиячесе Маслова Гөлнара Равил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев