Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Койрыкны таны» уены

Хайваннарны өйрәнәбез.

Максат – танып белүне, кызыксынуны үстерү.

Бурычлар:

- Хайваннарны, хайванның тән өлешләрен дөрес атарга, билгеле җәнлекләрне тулы булмаган сурәтләре буенча (койрыгыннан башка) танырга өйрәтү.

- Балаларны хайваннарны төсе, тышкы билгеләре буенча аерып күрсәтергә өйрәтү.

- Сүзлек запасын баету, «зур», «кечкенә» төшенчәләрен активлаштыру.

- Игътибарны, логик фикерләүне, күрү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне туплау сәләтен үстерү.

Уен материалы – койрыксыз хайван сурәтләре, аерым койрык сурәтләре.

Эш формасы – индивидуаль яки төркемдә (2-3 кеше).

Дәрес формасы – әңгәмә элементлары белән практик бирем.

Уенны уздыруның тасвирламасы һәм алымнары:

Тәрбияче балалар белән хайван сурәтләрен карый. Балалар белән сөйләшә, җәнлекләргә нәрсә җитмәвен (койрык) ачыклый. Аннары балаларга һәр хайванга үз койрыгын табарга тәкъдим итә. Барлык койрыклар хайваннарга туры китерелгәннән соң, балалар тәрбияче белән бергә хата юкмы икәнен тикшерәләр.

Тәрбиячегә киңәшләр.

Уен вакытында хайванның үзенчәлекле билгеләрен атарга кирәк (төлке – зур, йонлач койрыклы, җирән, хәйләкәр, куян – соры, озын колаклы, кечкенә койрыклы һ.б.).

Катлаулырак форма.

Хайваннарның сурәтен күрсәтмичә, койрыкларны гына күрсәтү. Бу балага логик фикер йөртергә мөмкинлек бирәчәк.

Фатыхова Миләүшә Сәмигулловна, Казан шәһәре Совет районы 399нчы "Тургай" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев