Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Киләчәккә хат язу көне

19 октябрь – Киләчәккә хат язу көне. Кемгә телисең – шуңа хат язарга мөмкин.

Хат язу безнең өчен гадәти хәл. Күпләребез көненә дистәләгән смс-хат җибәрә. Әмма кемнәрдер һич иренмичә хатларны кәгазь битенә каләм белән яза. Бүгенге көндә без электрон хатлар аша минуты-секунды белән хәл белешәбез.

19 октябрь – Киләчәккә хат язу көне. Кемгә телисең – шуңа хат язарга мөмкин.

Шул уңайдан кече яшьтәге балалар бакчасының балалары хат язарга булдылар. Әлбәттә тәрбиячеләр һәрбер балага булыша, балалар кәгазьдә кул эзләрен калдыралар. Тәрбияче киләчәккә сәлам юллый!

Хатың ничек соңрак ачылса, шулкадәр серлерәк һәм кызыграк булачак. 4 елдан соң чыгарылыш кичәсендә хатларны ачып укырга булдылар.

Киләчәккә хатлар язу традициясе инде күптән барлыкка килгән. Еш кына бүгенге көннәрдә төрле иске йортларда, нигез асларында “киләчәккә” дип атап язылган хатлар табыла тора.

Хат язу озак вакытны алмый. Конверт тышына хатның ничәнче елда, кем тарафыннан ачылырга тиешлеген дә күрсәтергә мөмкин. Иң мөһиме, аны берәр серле урында яки чит куллар үрелмәслек җиргә яшереп куярга кирәк. Кече яшьтәге группа балалары андый урынны таптылар! Киләчәккә хәтле!

109нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре, Әхмәтҗанова Рәмилә һәм Исламова Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев