Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Каз өмәсе» үткәрдек

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Аларның берсе – «Каз өмәсе».

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Аларның берсе – "Каз өмәсе".
Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе бар. Әйтелгән көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп җитә.
Каз йолкыйлар. Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Өмәнең иң күңелле вакыты — чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы. Кызларның кайберләре өй җыештырырга кала.
Су буеннан кайтуга, кызларны «каз коймагы» көтеп тора. Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, өмә булган өйгә җыйналалар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә баса. Алар каз канаты «сата». Егетләр өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан соң гына кертелә, шулай алар күңелле уеннар уйнап, күңел ачалар.
Без дә үзебезнең балалар бакчасында "Каз өмәсе" чарасы үткәрдек. Каз йолкып,чишмәгә төшеп, аларны чайкап, кызлар-егетләр татар халкының уеннарын уйнап, күңел ачтылар.
Безнең йолалар онытылмасын, гореф-гадәтләр бүгенге көнгә кадәр сакланып калсын иде!
Җәлил бистәсе, 5 нче "Әкият" балалар бакчасы, өлкән тәрбиче Хәйруллина Зөлфирә Франыс кызы, тәрбияче Хаҗиева Регина Азат кызы, Иксанова Рәмзия Мөдәрис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев