Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кабат кулланыла торган дәфтәр

Без 6-7 яшьлек балалар өчен «Иҗекләр өйрәнәбез» дигән методик кулланма (эш дәфтәре) булдырдык.

Педагоглар еш кына мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәтер, сөйләм, фикерләү, игътибар җитмәү кебек проблема белән очраша. Методик кулланмалар нәкъ менә баланың үсешендә мондый кыенлыкларны хәл итү өчен билгеләнгән. Уеннар һәм эш дәфтәрләре аеруча кызыклы булырга мөмкин. Мондый уеннар һәм эш дәфтәрләре ясап, без һәр баланың сәләтләрен һәм ихтыяҗларын аерым исәпкә ала алабыз.

Без 6-7 яшьлек балалар өчен «Иҗекләр өйрәнәбез» дигән методик кулланма (эш дәфтәре) булдырдык.

Бу методик кулланманың максаты – сөйләм үсешен, бәйләнешле сөйләмне, сөйләмнең грамматик төзелешен, игътибарны, хәтерне, фикерләүне камилләштерү, вак моториканы, кул һәм бармак хәрәкәтләрен координацияләүне үстерү.

Бу дәфтәр хәрефләрне, иҗекләрне өйрәнү, беренче иҗекләрне уку, сүзлек запасын баету, күзаллауны үстерү буенча уен биремнәрен үз эченә ала.

109нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Исламова Алия һәм Солтанова Галия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев