Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юлларда сак булыйк!

Кукмара шәһәренең “Кояшкай” балалар бакчасында зурлар төркеме белән “Светофорга ярдәм итик” дигән сөйләм телен үстерү дәресе үтте.

Соңгы елларда тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында мөһим булып санала. Безнең җәмгыятебездә кечкенә балалар үз-үзләрен саклый алмыйлар. Тирә-юньне танып-белгәндә, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, үзләренең тормышлары һәм сәламәтлекләренә зыян китерүче хәлләргә юлыгалар.
Шуның өчен без Кукмара шәһәренең “Кояшкай” балалар бакчасында зурлар төркеме белән “Светофорга ярдәм итик” дигән сөйләм телен үстерү дәресе үткәрдек. Анда балалар юлларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен, транспорт төрләрен искә төшерделәр. “Бер-күп”, “Өен тап” дидактик уеннарын уйнадылар, юл билгеләреннән торган пазллар җыйдылар, һәр юл билгесенең нәрсә аңлатканын сөйләделәр. Самолет йөртүче пилот булып биеп тә алдылар. Ахырдан балалар “Ярый-ярамый” дигән музыкаль уен уйнап, туплаган белемнәрен ныгыттылар. Дәрес бик кызыклы һәм файдалы үтте. Кунакка килгән ЮХИДИ инспекторы балаларга юлда үз-үзеңне дөрес 
тоту турында киңәшләрен бирде һәм истәлек бүләкләр тапшырды.
Гөлия Садыйкова, Кукмара шәһәренең ”Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев