Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юл йөрү кагыйдәләре буенча кроссворд

Мамадыш районы Кызылтау авылыннан Шахаева Энҗе Мулланур кызы төзеде.

Сораулар:

  1. Автобуста баручы кеше кем дип атала?
  2. Арбасы бар, аты юк. Утырсаң, алып китә, көче йөз атка җитә.
  3. Бер аяклыдыр үзе, маңгаенда өч күзе.
  4. Тәрәзәле һәр ягы, җиргә тими аягы, сыртында бар дугасы.
  5. Юл уртасында тора, үзе елмая, көлә, кешеләр аңа карый, машиналар да тыңлый.
  6. Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез.
  7. Җәяүлелеләр өчен яшел сигнал кабынса, транспортлар өчен нинди ут яна?
  8. Светофорның нинди төстәге сигналы җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгырга рөхсәт бирә.
  9. Җәяүлеләр өчен каралы-аклы сукмак.

Җаваплар: 1. Пассажир, 2. Машина, 3.Светофор, 4. Трамвай, 5. Регулировщик, 6. Велосипед, 7. Кызыл, 8. Яшел, 9. Зебра, 10. Поезд.

Төзеде: Шахаева Энҗе Мулланур кызы, Мамадыш районы Кызылтау «Салават күпере» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев