Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юл билгеләре – безнең дуслар

Чаллы шәһәрендәге 40нчы «Колосок» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык дәрес үтте.

Чаллы шәһәрендәге 40нчы «Колосок» балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык дәрес үтте. Аны тәрбияче Попченко Ольга Викторовна үткәрде.

Чараның максаты – балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен системалаштыру, әйләнә-тирә дөньяда ориентлашу, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан үз-үзләрен тоту культурасын тәрбияләү.

Балалар автобуста юл билгеләре мәктәбенә бардылар, тукталышта, автобуста үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балаларга төрле юл билгеләре белән плакатлар бирелде, алар урамдагы төрле ситуацияләр турында фикер алыштылар, «юл билгеләре» презентациясе каралды, музыкаль физминутка, күз өчен гимнастика, "билге җыегыз" интерактив уены үткәрелде.

Тәрбияче В.Семернинның "Запрещается разрешается" шигырен сәнгатьле итеп укыды. Балалар зур рәхәтлек таптылар, бирелгән сорауларга актив җавап бирделәр. Балаларга төрле кулланмалар, рәсемнәр, уеннар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ата-аналар да актив катнашты: балалар белән бергә алар рәсемнәр кул эшләре ясадылар, юл билгеләре тематикасына кекслар пешерделәр.

Попченко Ольга Викторовна, Чаллы, 40нчы «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев