Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Югалткан әйберең түгел, эзләмичә тапмыйсың

Кроссворд чишәбез.

Сораулар:

Вертикаль: 1.Бәләкәй генә буйлы, әйләндереп кигән тунлы, 2. Ишеге-тәрәзәсе юк, өй эче тулы кунаклар, 3. Типтем — очты биеп-биеп, суга төште, батмады, 4.Ансыз магазиннан әйбер алып булмый, 5. Кәгазь өстен карайта, дөнья йөзен агарта, 6. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.

Горизонталь: 7. Югалткан әйберең түгел, эзләмичә тапмыйсың, 8. Көн туганчы көн итә, үлән башын су итә, 9. Нинди агач җилсез шаулый?10. Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.

Лотфуллина Гөлназ Минефаязовна, Түбән Кама шәһәре, 90нчы «Подсолнушек» балалар бакчасы.


Җаваплары: 1.Сарык, 2.Кыяр, 3.Туп, 4.Акча, 5.Каләм, 6.Суган, 7.Табышмак, 8.Томан, 9.Усак, 10.Шалкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев