Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Исем кешене түгел, ә кеше исемне бизи!

Балага бирелгән исем матур булып, аның мәгънәсе тирән булырга тиеш.

Минзәлә шәһәренең 5нче “Таңкай” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә “Исемең матур, кемнәр куйган?” исемле гаилә проекты ясадык. Ул кыска вакытлы булуына карамастан, әти-әниләр балалары белән бик җентекләп бу эшкә керештеләр.
Әйе, һәркем баласына исемне ныклап уйлый. Балага бирелгән исем матур булып, аның мәгънәсе тирән булырга тиеш. Әти-әни баласының исеме белән горурланырга тиеш. Матур эчтәлекле, тыйнак, җыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Исеме матур кеше үзе дә матур була.
Һәрбер бала үз исеменең мәгънәсен иптәшләренә сөйләде. Үз исеме белән горурланып чыгыш ясадылар. Әлбәттә, аны бит әти-әнисе яратып , мәгънәсен уйлап исем кушылган.
Дөрестән дә, Кытайның  халык мәкалендә : «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Балаларыбызга дөрес һәм мәгънәле исемнәр бирик. Шуны да онытмаска кирәк: исем кешене түгел, ә кеше исемне бизи.

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев