Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Язгы йола – йомырка тәгәрәтү

Йомырка ераккарак тәгәрәсә, димәк, җир җитешкән. Тәгәрәми икән, димәк, әле чәчүгә чыгарга иртәрәк.

Әни: - Кызыыым, балааам, балакаем! Әкеренләп кояш күтәрелеп килә, тор әйдә йокыңнан. Бүген озак йоклап ята торган көн түгеееел!

Кыз: - Әниии, әниеееем... Тагын бераааз гына йоклап алыйм инде, ә? Бигрәк тәмле бит йокыыыы...

Әни: - Иии, балам, йокы ястык ярата ул, бик тәмле шул ул! Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, диләр! Бүген әтиең бәрәңге утыртабыз диде, эш күп, кызым, тор әйдә, ярыймы?

Кыз: - Шулаймени, әни! Язның бер көне, ел туйдыра ди әби! Ә йокы туйдырырга кайчан да өлгерербез әле, әйеме, әни?

Әни: - Шулай, кызым! Син хәзер иң беренче эш итеп, зууур табакны ал да, кетәклеккә йөгер. Тавыклар иртә таңнан кытаклаша иде инде, йомыркалары шааактый җыелгандыр. Шуларның барысын да алып кер.

Кыз: - Йөгердем, әни, мин хәзер!

Әни: - Бар, балам, бар. Мин әбәд ашавы хәзерли торам. Кырда ашау бииик тәмле була ул. Җимешле чәй, йомыркалар ашап куйсаң, хәл кереп китә, аруларың онытыла.

Кыз әйләнеп керә: -Тавыклар тырышкан, әнием, әәәнә никадәр йомырка салып куйганнар.

Әни: - Булдырасың инде, кызым, зур булышчым син минем хәзер! Рәхмәт яусын! Хәзер пешерәм мин аларны.

Кыз: -Әниееем, ә ни өчен син йомырканы күп итеп пешерәсең?

Әни: - Татарларда "йомырка тәгәрәтү" йоласы бар. Аны башкача "беренче буразна", " чәчү башлау" йоласы дип тә атап йөртәләр. Бүген басуда шул йоланы башкарабыз, кызым.

Әти керә: - Йәгез әле, сездә хәлләр ничегрәк? Мин бүген эшкә кирәк булган бөтен коралларымны әзерләп куйдым, эшне иртәрәк башлап, тәмамлыйсы иде.

Әни: - Бар да әзер, әтисе, йомыркалар да пеште.

Әти: - Менә анысы шәп булган. Киттек алайса?

Кыз: - Әнием, әтием. Күршедәге иптәшләремә дә әйтим әле? Бергә-бергә күңеллерәк булыр ул?

Әти: - Шулай, кызым, ишле кеше өмәгә яхшы ул. Тиз генә чакыр үзләрен.

Кыз күңелле итеп иптәшләрен чакыра.

Басуга чыгалар.

1 Бала: - Миләүшә апа, ә сез ни өчен кырга шулкадәр йомырка алып чыктыгыз?

Әти: Йомырка – ул тереклек һәм яшәеш символы. Хәзер аны буразнага тәгәрәтәчәкбез.

Бала: - Ә йомырка тәгәрәтү нәрсәне аңлата соң?

Әни: - Күкәй тәгәрәтү яңа гына кышкы йокыдан уянып килгән җирне ашлау, тукландыру, аталандыру вазыйфасын үти. Ләкин моның төп мәгънәсе бик тирәндә.

1 бала: Без дә беркөнне әтием белән кырга чыгып, йомырка тәгәрәткән идек. Әмма әтием, ул көнне җир әле әзер түгел диде.

Әти: - Ягез әле, җирнең әзерлеген тикшереп карыйк әле, балакайлар. (Йомырка ала, бисмиллаларын әйтеп тәгәрәтә) Оооооо, сөбһаналлаһ, җир җитешкән бит балалар!

Бала: - Камил абый, ә син җирнең әзерлеген ничек белдең?

Әти: - Йомырка ераккарак тәгәрәсә, димәк, җир җитешкән. Тәгәрәми икән, димәк, әле чәчүгә чыгарга иртәрәк. Әәәәнә, минем йомырка кая тәгәрәде, күрәсезме?

Балалар: - Күрәбеееез! Әйдәгез, без дә күкәй тәгәрәтәбез?

Әни: - Балалар, изге теләкләрегезне теләргә дә онытмагыз.

1 бала: - игеннәр мул уңыш бирсен (тәгәрәтә)

2 бала: - йомырка кебек эре булсын (тәгәрәтә)

3 бала: - күкләребез аяз булсын!

4 бала: - илләребез тыныч булсын!

Әти: - Йомыркалар әйбәт тәгәрәде, балалар, — җир җитешеп, көзге уңышны да мул итеп алырга гына язсын!

Йомыркаларны утырып ашыйлар...

Балтач районының “Катнаш төрдәге “Тургай” Норма балалар бакчасы” тәрбиячесе Халиуллина Ләйсән Мәхмүт кызы һәм логопеды Муллагалиева Алсу Юныс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев