Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Яшеллек яратучы дусларыбыз

Чаллы шәһәренең «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында «ЭкоЛогично» дигән табигатьне саклау акциясе уздырылды.

Чаллы шәһәренең «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында «ЭкоЛогично» дигән табигатьне саклау акциясе уздырылды. 22нче октябрьдә «Эко-мәктәп/ Яшел флаг» программасы буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар кулланыштан чыккан чимал калдыкларын төрле төркемнәргә аерып җыю буенча бик тә кирәкле мәгълүматлар белән таныштырдылар. Һәм безнең бакчада тәрбияләнүче балаларның әти-әниләренә, якын тирә микрорайоныбызда яшәүчеләргә истәлекле кагыйдәләр җыентыкларын тараттылар.

Бу акциянең максаты – туган шәһәребез Чаллыда кулланыштан чыккан чималны төркемнәргә аерып җыюны бүгенге көндә киң җәелдерү, популярлаштыру.

«Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы оештырган бу акция бакчабыз эчендә генә түгел, хәтта зур масштаблы юнәлеш белән узды. Төп катнашучыларыбыз мәктәпкә әзерлек төркемнәреннән — 1 нче һәм 8 нче төркемгә йөрүче балалар. Шулай ук, алардан калышмыйча 3 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче нәни дусларыбыз да үз өлешләрен керттеләр. 

Бу юнәлештә уздырылган чара, акция, мероприятияләр безнең барыбыз өчен дә бик кирәк. «Алтыдагы алтмышка», дигән халык әйтемен искә төшерсәк, нәни дусларыбыз зур кешеләр булгач та, табигатьне саклау һәм экология буенча күп белемнәр белән баетылган, яшеллек яратучылар булып үсәрләр.

Чаллы шәһәре, «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы, Кисмаева Диана Виталий кызы, тәрбияче.
Миргалимова Регина Габтеразак кызы, балаларны ана теленә өйрәтү тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев