Яңа ел маҗаралары
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен тамаша.
Балалар музыкага залга керәләр, парлап чыршы янында калалар.
Ал.бар. Үткән ел яхшы булса да
Вакыт бит туктап тормый.
Календарьның соңгы битен.
Ертып алмыйча булмый.
Яңа ел килә дуслар,
Ул безгә таба атлый.
1 бала. Бүген чыршыбыз янында
Могҗизалар туачак.
Кыш бабай да юлга чыккан,
Тиздән монда булачак.
2 бала.Тып-тын гына стенада
Күке сәгатьне саный.
Төгәл унике тулгач,
Яңа ел ишек шакый.
3 бала. Безгә бәхет-шатлыкларны
Яңа ел алып килсен.
Бик аз вакытка булса да
Әкият иленә күчерсен.
4 бала. Чыршы тора залыбызда,
Ул Кыш бабай бүләге.
Бозлы чанасына салып,
Үзе аны җибәрде.
5 бала. Чыршыдагы уенчыклар,
Серпантиннар, конфетлар,
Ялтыравыклы тасмалар
Кызыктырып торалар.
6 бала. Хуш исле ылысларда
Ята кар бөртекләре.
Чыршыбызның утларын,
Дуслар, яндырыйк әле!
Бергә. Чыршы, чыршы, кабын син,
Утларыңны балкыт син!
Чыршының утлары янмый.
Ал. бар. Балалар, чыршыбызның уты янмый, менә монда тылсымлы йомгак бар, аны кулдан-кулга җибәреп тылсымлы сүзләр әйтсәк, бәлки, янар.
Балалар яна торган йомгакны кулдан-кулга җибәрәләр, шулвакытта тылсымлы сүзләр әйтәләр.
Балалар. Сикер, сикер син йомгак,
Кулдан кулларга күчеп.
Яндыр чыршының утларын,
Тылсым көчеңне биреп.
Чыршының утлары яна. Балалар «ур-ра» кычкыралар.
Җыр «Чыршы яшел тунын киеп» . Утыралар. Музыкага КАР КЫЗЫ керә.
Кар кызы. Мин – Кар кызы, сезгә килдем,
Исәнмесез, дусларым.
Күрәм, сез әзер бәйрәмгә,
Чыршыгыз балкып тора,
Кемнәр генә юк монда?
Табышмак әйтәм әле,
Җавабын белерсезме?
1 табышмак.Кем ясый оста итеп,
Ап-ак роза чәчәген.
Бизәкләре матурлыйлар
Һәркемнең тәрәзәсен.
2 табышмак. Карлар ява, я тын гына,
Я бураннар чыгарып.
Кем кышларда эшли икән.
Суык-салкын уйнатып?
3 табышмак. Кем ул чыршы бәйрәмендә,
Уйната да көлдерә.
Балаларга тәмле-тәмле,
Күчтәнәч алып килә?
Ал. бар. Кар кызы, без синең табышмакларыңны белдек, балалар дөрес әйттеләр. Бер генә җавап, Кыш бабай.
Кар кызы. Әйе. Кыш бабай. Нишләп ул монда юк? Балалар, сез аны күрмәдегезме? Ул бит чыршы янында булам, диде. Әйдәгез, аның туган җире Бөек Устюгка шалтыратыйк.
Кар кызы телефон шалтырата. Гудок ишетелә.
Тавыш язмада: Кыш бабай резиденциясе тыңлый.
Кар кызы. Исәнмесез, бу Кар кызы. Ә кая Кыш бабай?
Тавыш язмада. Ул балалар бакчасында, чыршы бәйрәмендә.
Кар кызы. Ул монда юк. Нәрсәдер булган, аны эзләргә кирәк.
Тавыш язмада. Без сезгә иң оста Шымчыны җибәрәбез. Каршы алыгыз.
Музыка Шымчы(керә). Шымчы чакырдыгызмы?
Кар кызы.Әйе, әйе, без сезне көтәбез. Без борчылабыз-Кыш бабай югалды.
Шымчы. Карарбыз, тикшеребез, эзләрбез. Балалар, сез күрмәдегезме Кыш бабайны? Кунаклар, сез дә күрмәдегезме? Табарбыз. (Чәч таба). Чәч бөртеге.. Бер дәлил бар. (эзли, кар бөртеге таба). Кар бөртеге.. Икенче дәлил. Бу бит Кыш бабайның туныннан төшеп калган, монда ниндидер сер ята.
Ал.бар. Ул кар бөртеге, бәлки, Кыш бабайны табарга ярдәм итәр.
Кар кызы (кар бөртеген кулына ала). Ой нәрсә булды. Бу бит сихерләнгән, сәер кар бөр...( Әйтеп бетерә алмый, катып кала, тылсымлы музыка яңгырый).
Шымчы. Нәрсә булды?
Кар кызы. Кулымны да, башымны да селкетә алмыйм. Үземне сәер хис итәм.
Галәм (Космик) музыка яңгырый.
Танец инопланетян
Кыш бабай, аның артыннан ике чит планета кешесе (инопланетянин) керә.
Кыш бабай. Якын килмәгез, хәзер мыекларыгызны, антенналарыгызны туңдырам, катырам.
1ин. Син безнең белән барырга тиеш.
2 Ин. Бер җирең дә авыртмас.
1 Ин. Без сине өйрәнәбез дә җибәрәбез.
2 Ин. Син даже бернәрсә дә белмәссең.
Кыш бабай. Бер кая да бармыйм. Минем чыршы бәйрәме. Мине балалар көтәләр.
1 Ин. Без белдек, Яңа ел җиткәндә бүләкләр бирәсең икән.
2Ин. Безнең дә Чыршы бәйрәмендә буласыбыз, күүүп бүләкләр аласыбыз килә.
Кыш бабай. Бәйләнмәгез минем белән. Минем ак поясымда (путамда) мине саклый торган кар бөртегем бар.
1 Ин. Әйттем ич, башта Кар кызын тотарга кирәк иде. Авыр артиллерияне кулланырга туры килә инде.
Сабын куыкларын ата торган пистолет чыгаралар.Аталар.
Кыш бабай. Ә минем җиде ядрәле таягым бар! А-А-А.
Инопл-нар Кыш бабайны залдан алып чыгып китәләр.
Ал.бар. Аңламадым. Нәрсә булды? Кыш бабай бәлагә тарыган. Кар кызын ничек үз хәленә китерергә?
Шымчы. Кар кызын үзем коткарам. Минем тылсымлы япма (накидка) бар. Ул миңа ярдәм итәчәк. (Япманы Кар кызы өстенә каплый, сихри сүзләр әйтә, әйләндерә). Сихер-михер бетсен-китсен, чит плпнета кешеләрен җиңсен!
Кар кызы. Мин үземә кайттым...
Ал.бар. Ә Кыш бабайны ничек кайтарабыз?
Шымчы. Бар да ачык. Кыш бабайсыз бәйрәм юк. Таралыштык. Кунаклар. Өйгә кайтып китәбез. Бар да бетте. Мин киттем. (Китә).
Ал.бар. Бу нәрсә була инде? Безгә Яңа елны каршыламыйча ярамый. Дөньяның иң танылган шымчысы да ярдәм итә алмады.
Кар кызы. Мине Кыш бабай күп эшләргә өйрәтте. Хәзер шуларны кулланып карыйм. Мин алар артыннан көчле җилләр җибәрәм. (Җил улаган тавышлар. Тәрәзәдән барып карый). Юк, килеп чыкмый.
Ал.бар. Кар кызы, Син бит тылсымчы, тагын берәр нәрсә уйла инде.
Кар кызы. Мин беләм. Аларның планетаара юлларын адаштырырга кирәк. Әй, йолдызлар түбән төшегез. Күк йөзе караңгылансын.
Залда ут сүнә.Чыршы артыннан яктырткыч таяклар тотып «йолдызлар» чыга.
1 Йолдыз. Каурый болытлардан өстә,
Бик еракта яшибез.
Көндезләрен йоклыйбыз,
Төнлә күктә йөзәбез.
2 Йолдыз. Борчак кебек сибеләбез,
Тәрәзләрдән карыйбыз.
Нәниләрнең йокыларын
Без төн буе саклыйбыз.
3 Йолдыз. Икәүләп тә, өчәүләп тә,
Бишек җыры җырлыйбыз.
Күк йөзендә җем-җем килеп,
Нурлар булып балкыйбыз.
4 Йолдыз. Безгә карап теләк әйтсәң,
Бар теләкләр үтәлә.
Хыялларың чынга аша.
Шатлык-сөенеч килә.
5 Йолдыз. Төнгә кергәч, күк йөзендә,
Безнең дуслар барысы.
Карагыз, хәзер биибез,
Чын йолдызлар вальсы.
Й О Л Д Ы З Л А Р Б И Ю Е.
Бию тәмамлану белән «галәмнән» сигналлар килә. Тавыш көчәя.
Ин. тавышы. Беренче, беренче, мин-Икенче. Планетамны таба алмыйм. Йолдызлар буталды. Без беттек. (НЛО төшкән тавыш)
Ишек артында шыгырдаган тавышлар, Залга ике Чит планета кешесе һәм Кыш бабай керә. Кыш бабай кечерәйгән. Аны бала уйный.
Кар кызы. Кыш бабай, алар сине нишләттеләр?
Кыш бабай. Тукта, кагылма миңа матур кыз. Мин Кыш бабай түгел, мин бу кешеләрнең өченчесе. (Инопл. төртеп күрсәтә).
Кар кызы. Юк, син Кыш бабай. Без синең белән бергә чыршы бәйрәмнәренә йөрдек.
Кыш бабай. Чынлап та син күрмисең, ахры. Мин чит планетадан өченче кеше. Нинди сәер кыз бу? (Инопланетяннар «Кыш бабайны» Кар кызыннан саклыйлар).
2Ин. Кыш бабай безнең үзебезгә кирәк, без дә бәйрәм яратабыз.
Ал.бар. Мин беләм нишләргә кирәген. Әйдәгез, без бу чит планета кешеләрен юмалыйбыз. Безнең шундый матур бер җырыбыз бар. Шуны башкарабыз.
Балалар чыршы алдына чыгып басалар.
Песня Сегодня будем веселится
1 Ин. (икенчегә пышылдап әйтэ). Әйе, җырлары матур, ә без Кыш бабайны барыбер бир-ми-без.
Кар кызы. Балалар шулкадәр көттеләр Кыш бабайны. Безгә хәзер нишләргә инде?
скрипка
Ал.бар. Кар кызы, Безнең малайлар бик шәп бииләр. Бәлки. Кыш бабай аларның биюеннән үз хәленә кайтыр.
Флешмоб общий танец
Кыш бабай (кечкенәсе). Әллә нәрсә булды миңа. Балалар, нәрсәнедер искә төшерделәр. Мин аларга сүз биргән идем.
2 Ин. Син нәрсә сөйлисең, нинди сүз биргән идең?
Кар кызы. Балалар, Әйдәгез, Кыш бабайга шигырьләрегезне сөйләгез. Ул бәйрәмгә килергә сүз биргәнен исенә төшерер.
Кыш бабайны урындыкка утыртып куялар.5 бала чыршы алдына чыга.
7 бала.Бөтен тирә-як ак кар,
Яңа ел атлый юлдан.
Балалар кар тәгәрәтеп
Кар әбине ясыйлар.
8 бала. Яңа ел килә, яңа ел,
Килсен әйдә бирегә.
Килсен, менсен түребезгә,
Күңелле булыр безгә.
9 бала. Ишекләрне ачыгыз,
Кыш бабай сезгә килә.
Капчык тулы бүләкләре,
Үзе елмая, көлә.
10 бала. Бөек Устюг җирләреннән,
Салкын, суык яклардан.
Кыш бабакай килеп җиткән,
Утырып чаналарда.
11 бала. Менә ул монда утыра,
Шигырьләр тыңлап тора.
Чыршы бәйрәменә килгән.
Күңеле җырлап тора.
Кыш бабай. Искә төште, искә төште, Алар мине алыштырып куйдылар. Чыршы бәйрәмен күрсәтмичә, сиңа артка юл юк, диделәр. Ах, хәзер мин сезгә күрсәтәм чыршы бәйрәмен.
Чыршы тирәли аларны куып китә, Бер ишектән чыгып китәләр. Икенче ишектән чын Кыш бабай аларны куып керә. Чыршыны эйләнеп килеп басалар.
Кыш бабай. Күрсәтәм мин сезгә чыршы бәйрәмен. Менә карап торыгыз, шушында утырыгыз.
Кар кызы (кочаклап ала). Бабакаем, сине көттек, юк-бар уйлар уйлап беттек. Барысы да яхшы төгәлләнде, дошманнар (Ике инопланетянны күрсәтә) кунак булды. Тамаша дәвам итә.
Кыш бабай. Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез. Кунаклар!
Киләм, диеп сүз бирдем,
Һәм менә килеп җиттем.
Иң элек котлыйм сезне,
Яңа Яңа ел белән.
Килсен ул безгә быел да
Тынычлык, шатлык белән!
Балалар, чыршы янына чыгыгыз, бу ике чит планета кешесенә ничек була чыршы бәйрәме, күрсәтик әле.
Балалар чыршы әйләнәсенә чыгалар.
Жыр Кыш бабай
12 бала. Дед Мороз, тебя мы ждали,
Нашу ёлку наряжали,
Мы старались, как могли,
И на ней горят огни.
13 бала. Ты смелее заходи,
С нами в танце закружи,
По тебе мы год скучали,
Дни до праздника считали.
14 бала. Ёлка краше всяких слов,
Словно фея дивных снов,
Аромат её плывет,
Новый год уже идёт.
Кыш бабай. Дружно за руки беритесь,
Вокруг ёлки становитесь!
Заведём мы хоровод,
Ведь сегодня Новый год!
Танец с дед морозом Утыралар.
Кыш бабай. Менә минем урындыгым, акем беренче чыршыны урап килеп минем урындыкка утыра, шул җиңүче. Инопланетян дусларым карап торыгыз, сез дә уйнарсыз.
УЕН «Кэшэкэлэр». С родителями и с детьми
Ал.бар. Кыш бабай, бик күңелле уен булды бит әле бу. Әйдә хәзер син утырып тор, балалар сиңа шигырьләр сөйләсеннәр.
Ш И Г Ы Р Ь Л Ә Р.
Кыш бабай. Планетадаш дусларым, ошыймы сезгә Яңа ел бәйрәме? Әйдәгез тагын бер уйнап алыйк әле. Сезне хәзер чаңгыда йөрергә өйрәтәбез. Малайлар чыгыгыз, ике командага бүленегез, бу кунаклар сезнең командирларыгыз була. Бер генә чаңгыда чыршы тирәли йөреп киләбез дә чираттагы дустыбызга бирәбез Кайсы команда җиңәр икән?
ЭСТАФЕТАЛЫ УЕН «Кыска чаңгыларда йөгерү».
Ал.бар. Кыш бабай. Кар кызы. Кунаклар, ә хәзер мин сезне балалар белән бергә биергә чакырам.
Кыш бабай. Шундый күңелле булды. (Инопланетяннарга). Хыялларыгыз чынга аштымы?
Ин. икесе дә чыгалар.
1 ин. Рәхмәт. Кыш бабай. Сезнең Җир планетасында Бик күңелле Яңа ел бәйрәмнәре үткәрәләр икән.
2 Ин. Менә сиңа үзебездән бүләк калдырабыз.. Йөри торган юлларың якты булсын. (Лазер-яктырткыч бүләк итәләр)
Икесе бергә. Саубулыгыз, балалар, саубул, Кыш бабай!
Чыгып китәләр.Ракета очып киткән тавыш ишетелә.
Кыш бабай. Киттеләр.
Кар кызы. Аларның хыялы үтәлде. Ә балаларның бүләкләр турындагы хыялы үтәлмәде.
Кыш бабай. Балаларның хыялында үтәрбез, кызым. Менә кунаклар калдырып киткән уенчыкны тот әле. Бу бит гади генә фонарь түгел. Ул безгә бүләкләргә юлны күрсәтер.
Икесе дә лазер белән яктыртып бүләкләрне эзлиләр.Ике ут тоташкан урында бүләкләр була.
Кыш бабай. Менә бит кайда икән ул бүләкләр. Әйдә, кызым бергәләп таратыйк.
БҮЛӘКЛӘР ӨЛӘШҮ.
Балалар «рәхмәт» әйтәләр. Кыш бабай, Кар кызы барысын да Яңа ел белән котлыйлар. Саубуллашып чыгып китәләр.
Русчадан тәрҗемәне Г Гәрәева эшләде.
Гайнуллина Ильмира Илшатовна, музыка җитәкчесе,
Хизбуллина Гүзәл Данисовна, музыка җитәкчесе, Чаллы, 112нче "Мозаика" балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев