Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Һәркемнең үз йорты бар

Чаллы шәһәренең “Алан” балалар бакчасында музей уңышлы эшләп килә.

Музейга сәяхәт.

Чаллы шәһәренең “Алан” балалар бакчасында музей бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә. Анда сирәк очрый торган экспонатлар бик күп. Музейга керүче балаларны  орчыклар, җилпуч, җеп эрләгеч, чабагач, урак, шулай ук тормыш-көнкүреш кирәк-яракларыннан төрле керосин лампалары, сәгатьләр, кайчы, үлчәүләр, әбиләребезнең кул эшләреннән чигүләр, сугылган тастымаллар, чабата, иске акчалар, гарәпчә язылган элеккеге китаплар, догалар, бизәнү әйберләре һәм бик күп төрле экспонатлар үзенә тартып тора. Кечкенә нәниләрдә зур кызыксыну уята.

Иң файдалысы шул: бу әйберләр җыелып  кына тормыйлар, балаларга  белем бирү эшчәнлегендә хезмәт итәләр,“Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Аулак өй” һәм башка милли бәйрәмнәрдә киң кулланыла.

Балалар бакчасына йөрүче нәниләр яңа укыту-методик комплектын кулланып татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Яңа укыту-методик комплектында куелган бурычларны тормышка ашыруда музей педагогикасы да ярдәмгә килә.

Без зурлар төркеме балалары белән «Һәркемнең үз йорты бар» дигән эшчәнлектә, мини-музейдагы борынгы татар йортының җиһазларын карыйбыз һәм балалар белән түбәндәге сорауларга җавап эзлибез:

- Йортта мичнең нинди әһәмияте бар?

- Бишектә кемне тирбәтәләр? Ни өчен?

- Сандыкта әбиләр, әниләр нәрсә саклый?

- Сәкене нәрсә өчен кулланырга мөмкин?

- Бабайлар урындык, өстәлне нәрсәдән ясаганнар?

Милли киемнәргә кызыксыну уяту, аларга гына хас булган үзенчәлекләрне ачыклау йөзеннән лалә, өчьяфрак, канәфер чәчәге белән бизәлгән читек, түбәтәй, калфак кебек киемнәр музейда һәр эшчәнлектә дә ярдәмгә килергә әзер торалар. Балалар бик теләп җырлы-биюле уен «Түбәтәйне»  башкаралар.

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Түбәтәең энҗеле дә укалы,

Түбәтәем менә кемдә тукталды.

Яле, дустым, җырлап кына ал әле.

Музей экспонатлары белән үткәрелгән эшчәнлекләр балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Насибуллина Ләйсән Мөнир кызы, Чаллы, 9нчы “Алан” балалар бакчасы, ана теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев