Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бармак уеннары белән танышабыз

Бармак уеннары бакчага яңа гына йөри башлаган балаларны кабул иткәндә бик уңай йогынты ясый. Әлеге уеннар балалар өчен дә бик кызыклы.

Элеге уеннар барышында балаларның кызыксынулары арта, хәтер сәләте үсә, игьтибарлылык өстәлә, сөйләм теле активлаша. Бармак уеннары вакытында балаларның кәефләре күтәрелә, шатлану хисләре өстенлек ала. Быел да бакчага яңа килгән балалар белән төрле бармак унннарын уйнадык. "Гаилә", "Песи", "Бармак һәм йодрык", "Өй төзибез" исемле бармак уеннарын балалар бик яратып уйныйлар һәм без, тәрбиячеләр, режим вакытларында бармак уеннарын бик еш кулланабыз. Балаларга бармак уеннары бакчага өйрәнү вакытында бик кирәкле һәм бу, үз чиратында, балаларның бакчага ияләшүләренә зур этәргеч бирә.

 Шәңгәрәева Рәзилә Нургазиз кызы, 19нчы санлы "Алёнка" балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев