Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Фонарьны кабыз» уены

Төсләрне өйрәнәбез.

Максат: балаларны предметларның төсе, формасы, зурлыгы, сизелә торган үзлекләре белән таныштыру.

Бурыч:
Белем бирү: балаларда предметларны төс билгесе буенча аера һәм берләштерә белүне формалаштыру
Үстерүче: кече яшьтәге балаларда кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итү, балаларның сөйләм активлыгын стимуллаштыру
Тәрбияви: үз хәрәкәтләреңне тоюны үстерүгә һәм олылар белән бергә эшләүгә уңай кәеф формалаштыруга ярдәм итү.
Җиһаз: төрле төстәге кәгазь фонарьлар.

Уен барышы:

Бүлмәнең төрле урыннарында төсле фонарьлар урнаштырылган. Тәрбияче балаларга «фонарь кабыз» уенын уйнаячакларын әйтә.

Фонарьны күрсәтә дә бүлмәдә буйлап башкаларын эзләп табарга тәкъдим итә. Һәр бала берәр фонарьны эзләп табарга һәм тәрбияче янына килеп, аның нинди төстә булуын әйтергә тиеш. Бу – уенның беренче өлеше.

Фонарьлар җыелгач, тәрбияче әйтә: "Мин кызыл төстәге фонарьларны кабызсам, кызыл фонарьлары булганнар аларны югары күтәрерләр, кабызгандай итәрләр. Ә без барыбыз да шул кызыл фонарьларга карарга тиеш булабыз. Мин зәңгәр фонарьларны кабызуны сорагач, фонарьлары зәңгәр булганнар күтәрәчәк. Шулай итеп акрынлап барлык төстәге фонарьларны кабызып чыгарбыз".

Уен бетәр алдыннан тәрбияче сорау бирә: "Ә хәзер мин барыгызның да берьюлы фонарьларыгызны кабызуыгызны сорыйм. Барлык балалар да фонарьларын күтәрә. "Менә никадәр төрле төсле фонарьлар!"ди тәрбияче, төсләрне бер сүз белән гомумиләштереп.

Яруллина Гүзәл Хөрмәтулловна, Питрәч районы Шәле авылы "Тургай" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев