Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Эх, бигрәк тәмле дә инде,бәрәңге!

Эх, бигрәк тәмле дә инде, бәрәңге! Беләм, син дә бәрәңге ашарга яратасың! Шулаймы?

Нинди генә тәмле ризыклар пешереп була бәрәңгедән! Телеңне йотарсың!

Без 126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасы уйлаштык та, гөрләтеп  “Бәрәңге” бәйрәме үткәрергә булдык. Бәрәңге турында нинди генә кызыклы фактлар белмәдек: борынгы заманнарда бәрәңге чәчәкләре белән хатын-кызлар чәчләрен, эшләпәләрен бизәгәннәр, бәрәңге белән ютәлдән компресслар ясаганнар, пешкән урыннарга урталайга бүлеп куйганнар. Хәтта бәрәңгегә һәйкәл дә бар икән бит! Бәрәңге турында матур шигырьләр тыңладык, кызыклы табышмаклар чиштек без. Әле рәхәтләнеп ярышларда катнаштык: “Кем иң җитезе?”уенында түгәрәк тирәли биеп, көй тәмамлану белән тиз генә булдыра алганча, бәрәңге җыйдык; агач кашыкка бәрәңге куеп та узыштык.

Бик тә рәхәт булды безгә! Ә уеннан соң кап-кайнар бәрәңгене урамда өрә-өрә ашаулары – сүз белән әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек!

Эх, бигрәк тәмле дә инде, бәрәңге!...


Чаллы шәһәренең 126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасы, Вәлиева Гөлназ Әхнәф кызы, татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев