Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Елмаюлар көне

Балаларның елмаюы – иң ихлас елмаю.

Әти-әниләрне нәрсә бәхетле итә? Әлбәттә, сабыйларының елмаюы. Бала елмайганда, әти-әнисе аның белән бергә шатланалар. Балаларның елмаюы – иң ихлас елмаю. Бу, гомумән, бөтен дөньядагы балаларга да кагыла, әлбәттә. Балаларның елмаюы дөньяны яхшырак һәм яктырак итә.

БАЛАЛАРНЫҢ КӨЛҮЕ

Яңгыратып көлсәк бергә
Дөньяның бар балалары,
Җир шатлыкка һәм бәхеткә
Күмелмичә калаламы?

Балаларның көлүләре
Тынычлыкның җыры сыман.
Ул көлүгә балачакны
Әллә күпме җыры сыйган!

Кирәк түгел тәрҗемәче -
Көлешәбез бер телдә без.
Бергә булсак, бердәм булсак,
Бирешмәбез беркемгә без!

Балаларның көлешкәнен
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!

Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә.
Бәхетле дә, көчле дә без,
Бергәләшеп көлгәч кенә!

Ә балалар көлә икән
Илебездә, Җиребездә,
Димәк, Җир дә исән әле,
Имин, димәк, илебез дә!

Роберт Миңнуллин

Балалар өчен төрле «кызыклар» уйлап табу - ул үзенчәлекле "акыл уеннары", чөнки чынлыкта алар "ничек дөрес" икәнен бик яхшы беләләр һәм үзләре уйлап чыгарган шаярулар белән чын күңелдән горурланалар. Балалар белән бергә аларның мәзәкләреннән көлегез, төрле кызыклар уйлап табуда ярышыгыз, шаян шигырьләр һәм җырлар укыгыз.

Балалар чын күңелдән шаяру-көлүгә мохтаҗ. Юмор хисе – уңайсыз хәлләрдән җайлы гына чыгу, вак бәхәсләрдән һәм сугышлардан котылырга ярдәм итә торган кыйммәтле сыйфат. Үзегезнең юмор хисегезне балалар белән дә бүлешегез. Аларда әлеге кыйммәтле сыйфатны тәрбияләргә тырышыгыз.

Балалар бакчасында «Елмаю көне» оештырырга була. Бу көнне төрле шаян ярышлар, мәзәкләр сөйләү белән шөгыльләнергә мөмкин.

Гилазова Лариса Анатольевна, Мөслим районы "Карлыгач" балалар бакчасы. 

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыскалыкта осталык. Язманың күләме зур булмаса да, эчтәлеге нинди бай. Бу мәкалә өчен Лариса Анатольевнага зур рәхмәт! Аңа ныклы сәламәтлек hәм эшендә зур уңышлар телим.