Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Эколята – табигатьне саклаучылар

Чаллының 40нчы «Колосок» балалар бакчасында «Эколята — табигатьне саклаучылар» дигән квест-уен үтте.

2нче октябрь көнне Чаллының 40нчы «Колосок» балалар бакчасында тәрбияче Попченко Ольга Викторовна әзерлек төркемендә "Эколята — табигатьне саклаучылар" дигән квест-уен үткәрде.

Балалар уен барышында танып белү һәм физик сәләтләрен үстерү белән бергә табигатьне сакларга кирәген төшенделәр. Табигать Ана балаларга хат җибәрә. Хатта ул балалардан ярдәм сорый, урманны тәртипкә китерергә кирәк, дип әйтә. Балалар эколята ярдәмендә биремнәрне үтиләр: «Кемнең йорты», «Бер сүз белән әйтегез», «Чүп-чарны дөрес итеп сортларга аерабыз» һәм башка биремнәрн әзерләнгән иде...

Балалар Эколята — мәктәпкәчә яшьтәге балалар гимнын җырладылар һәм «Зверобика» биюен башкардылар. Квест ахырында балалар «Җир» табышмагын җыйдылар. Балалар биремнәрне рәхәтләнеп башкардылар, командада эшләргә өйрәнделәр, зур рәхәтлек алдылар.

Попченко Ольга Викторовна, Чаллы, 40нчы «Колосок» балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев