Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Эколята чыршысы

Чаллы шәһәренең 47нче «Айгөл» балаларны үстерү үзәгендә «Эколята чыршысы» дип исемләнгән акция узды.

Чаллы шәһәренең 47нче «Айгөл» балаларны үстерү үзәгендә бакча территориясен яшелләндерү максатыннан «Эколята чыршысы» дип исемләнгән акция узды. Балалар белән тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә бу игелекле эшкә алдан әзерләнде. Әти-әниләр агач үсентеләре табу белән мәшгуль булса, тәрбиячеләр белән балалар табигатькә ярдәм итү, аны саклауның төрле юлларын эзләделәр. Бу турыда шигырьләр өйрәнделәр, экологик ситуацияләрне чиштеләр, бакча балаларының да табигатькә ярдәм итә алу юлларын ачыкладылар. 

Менә көтелгән көн килеп җитте. Үсентеләр, көрәк һәм сулы чиләкләр әзер. Балалар, хезмәткәрләр һәм әти-әниләр спорт мәйданчыгына җыелды. Анда «Яшь экологлар» әләме астында тамаша башланды. Пират белән Убырлының мәкерле нияте барып чыкмады. Урман алиһәсе балалар белән бергәләп чыршы үсентесен саклап кала алдылар. Тискәре геройлар да үз хаталарын аңлап, күмәк эшкә теләп кушылдылар. Һәр төркем үзенең чыршысын утыртып, киләчәк буынга файда китерә алуына шатланды. Әлеге акция бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсе буларак балалар өчен уңышлы булды. 

Башлаган эшебез дәвамлы булсын дигән теләктә 47 нче бакча тәрбиячеләре Шәйдуллина Гөлгенә Марс кызы, Дусова Айгөл Әбүдәр кызы, Порошина Людмила Петр кызы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев