Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Дуслык күпере

Чаллы шәһәренең «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында «Тәгәрмәчле музей» проектын тәкъдим иттеләр.

Чаллы шәһәренең «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасында 2012 елдан бирле эшләп килүче «Сөйләп торучы байлыклар» музеен җанландырып, яңа сулыш өреп, күптән онытылып баручы хәзинәләребезне «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәмендә яңа форматта — «Тәгәрмәчле музей» проекты итеп тәкъдим иттек.

Ә бу проектыбызның бер өлешен «Дуслык күпере» дип аталган хәйрия концертына багышладык. «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты бакчабызда төрле милләт вәкилләренең биюләрен, гореф-гадәтләрен, уеннарын, көндәлек аралашу өчен кулланылган сөйләмнәрен балаларга бик тә кызыклы рәвештә тәкъдим иттеләр.

Бакчабызның нәниләре бу очрашуда рәхәтләнеп ял иттеләр, төрле милләт вәкилләре белән таныштылар. Балалар килгән артистларыбызга кушылып биеделәр, уйнадылар, кызыклы әңгәмәдә бик теләп катнаштылар. Онытылмаслык мизгелләр булды. Шундый матур мизгелләрне истәлек фотосурәтләре һәм бүләккә балаларның үз куллары белән ясаган открыткаларын бирү белән тәмамладык.

Безнең бакча хезмәткәрләре һәм балалар тагын шундый матур эчтәлекле очрашулар көтеп калабыз. «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы җитәкчесе һәм хезмәткәрләр, әти-әниләр «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Чаллы шәһәре, 100нче «Алтын каурыйлы кош» балалар бакчасы тәрбиячеләре Газизуллина Ләйлә Ниязовна, Ахсанова Рәмзилә Ранасовна, Шарафеева Гөлфия Салиховна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев