Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем

50 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасында 17 нче февраль көнне бакчага йөрүче төрле милләт балалары милли киемнәр киеп, бәйрәмгә җыелдылар.

Һәр кешенең үз туган иле, үз туган теле бар.

Әгәр кеше үзенең туган телендә сөйләшми икән ул тел югала, бетә, юкка чыга. Шуңа күрә Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бу бәйрәм 23 ел үткәрелүенә карамастан, аның үз урыны бар һәм ул бик мөһим.

Халкым теле миңа – хаклык теле,

                                         Аннан башка минем телем юк.

                                         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

                                         Иле юкның гына теле юк.

Безнең 50 нче номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасында да бу бәйрәм ел саен үткәрелеп килә. Быел да, 17 нче февраль көнне, бакчага йөрүче төрле милләт балалары, милли киемнәр киеп, бәйрәмгә җыелдылар. Бәйрәм барышында рус, татар, башкорт, үзбәк, чуаш, әрмән, коми-пермяк телләрендә шигырләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли уеннар уйнадылар. Бу бәйрәмнән алар үз туган телеңне яратырга,сакларга, шул телдә сөйләшергә, ә башка телләрне хөрмәт итәргә кирәк икәнен күңелләренә сеңдереп кайтып киттеләр.

Нургалиева М.С.

Яр Чаллы шәһәренең 50 нче номерлы “Чишмәкәй”

 балалар бакчасы ана теле тәрбиячесе,

Колматаева А.С., өлкән тәрбияче.

Назмиева И.М., тәрбияче.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев