Дидактик уен – «Кемнең йөзе?»
Уенның максаты – балаларда хайваннарны танып белү һәм атау күнекмәләрен формалаштыру.
Дидактик уен «Кемнең йөзе?» 2 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балалар белән белем бирү эшчәнлегендә куллану өчен билгеләнгән. Уенның максаты – балаларда хайваннарны танып белү һәм атау күнекмәләрен формалаштыру.
Уен вак моторика, игътибар, иҗади фантазия, фикерләү, хәтер, күзәтүчәнлек, сөйләм үсеше, шулай ук дөньяның бербөтен картинасын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Уйнаганда, бала анализларга, чагыштырырга, детальләрне билгеле бер хайван образы белән туры китерергә өйрәнә. Төрле матур һәм кызыклы фигураларны кулга алу зур рәхәтлек бирә. Балаларда тырышлык тәрбияли. Дидактик уенны теләсә нинди эшчәнлек төрләрендә кулланырга мөмкин: коммуникатив уен, танып белү, тикшеренү, сөйләм үсеше.
Чаллыдагы 109нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре Исламова Алия һәм Әхмәтҗанова Рәмилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев