Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

“Теремкәй”дә – “Аулак өй”

“Теремкәй” балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар белән берлектә бик матур һәм зәвыклы кичә үтте.

Бу көннәрдә “Теремкәй” балалар бакчасында “Аулак өй” бәйрәме 
үтеп китте. Без, тәрбиячеләр Хаҗиева Сәрия Рәшит кызы, Ахмадуллина 
Ләйлә Әсгать кызы, өлкән тәрбияче Бычкова Марина Юрий кызы милли 
традицияләрне яңарту, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан, ана 
телебезгә мәхәббәт уяту максатыннан 8нче уртанчылар төркеме балалары 
һәм ата-аналары белән бу матур кичәне бик оста һәм зәвыклы итеп 
оештырып чыктык.

Кичә уен-көлке, җыр-моң, халык уеннары, матур шигырьләр, күңелле биюләр белән үрелеп барды. Ахырдан бу матур кичә милли ризыкларыбыз белән тәмләп чәй эчү белән тәмамланды. Ата-аналар, балалар бик кәнагать калдылар, тагын шундый кызыклы кичәләр көтеп калабыз дип, рәхмәтләрен белдереп  саубуллаштылар. Ә без үзебезнең эшебездән ямь һәм тәм табып калдык!!!

Хаҗиева Сәрия Рәшит кызы, Ахмадуллина Ләйлә Әсгать кызы, Бычкова Марина Юрий кызы, Чаллы шәһәре, 77нче «Теремкәй» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев