Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чаллының «Чишмәкәй» балалар бакчасында Көз бәйрәме узды

Балалар өчен көзге бәйрәм – ул күңел ачу дигән сүз.

Көз – күңелле вакыт. Балалар аяк астындагы матур яфракларга һәм яңгырга сөенәләр.

Чаллы шәһәре 50нче "Чишмәкәй" балалар бакчасында да Көз бәйрәме бик үзенчәлекле һәм күңелле узды. Ишегалдында салкын һәм җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Көз үзен озак көттермәде һәм бәйрәмгә балалар янына килде. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм чарасы эстафета формасында узды.Балалар төркемнәргә бүленеп төрле уеннар уйнадылар.

Бәйрәм ахырында Көз балаларны кәрзинендәге уңыш – алмалар белән сыйлады. Барлык балалар да канәгать һәм бәхетле булып калдылар. Ә ата-аналар һәм тәрбиячеләр өчен – бу иң яхшы бүләк.

Гарифуллина Айнара Ростамовна, Хәйдарова Чулпан Зөфәрҗановна, Чаллы шәһәре, 50нче "Чишмәкәй" балалар бакчасы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев