Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чаллының «Бала үстерү үзәге «Балачак планетасы» 98нче балалар бакчасында проектлар күргәзмәсе үтте

Проект эшләре һөнәрләр темасына багышланган иде.

2022 ел - Татарстанда  цифрлаштыру елы итеп игълан ителгәнлектән, Чаллы шәһәре "Бала үстерү үзәге" "Балачак планетасы" 98 нче балалар бакчасында "Я - мир цифровых технологий" дигән темага балалар үзләре әти -әниләре белән ясаган проект эшләрен якладылар. 
Бу проект эшләре төрле һөнәр ияләренә һәм һөнәрләргә багышланган. Балалар әти - әниләре белән бергә катыргыдан "Нефть промышленносте", лего конструктордан "Нефть качалкасы", тимер конструктордан " Бораулау җайланмасы " ,, "Төзелеш краннары", "Космос", табигый материаллардан "Акыллы йорт" макетлары ясаганнар. Балалар үзләренең ясаган проект эшен матур итеп үз телләрендә сөйләп бирделәр һәм ничек эшләнешен күрсәттеләр. 
98 нче балалар бакчасында бу  юнәлеш буенча бик күп эш алып барыла: аның өчен бездә проектлар, интерактив такталар, компьютерлар,     LEGO робототехникасы, мультстудия түгәрәкләре эшли. Шушы проектлар өстендэ эшләү, балаларда шатлану, кызыксыну хисләре уята.
Чаллы шәһәре "Бала үстерү үзәге "Балачак планетасы" 98 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Хәйруллина Миләүшә Зәкәрия кызы, югары квалификацион категорияле тәрбияче, Хазиева Лариса Рамил кызы, беренче квалификацион категорияле тәрбияче.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев