Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чаллыдагы «Чишмәкәй» балалар бакчасында үзенчәлекле бәйрәм

Бакчабызда көтеп алган милли бәйрәм Сабантуй узды. Балалар белән алдан ук җырлар өйрәнеп куйдык, шигырьләр дә ятладык.

Чаллыдагы «Чишмәкәй» балалар бакчасында бүләкләрне кем урлаганы ачыкланды. Ә бәйрәм үзенчәлекле булды, чөнки анда Шүрәле килде. Әй шаян Шүрәле капчыктагы бүләкләрне каядыр куйган. Ә капчык эченә үзе кереп утырган. Нәниләр селкенеп торган капчыкны күреп бик гаҗәпләнделәр. Шүрәле килеп чыккач, көлдек рәхәтләнеп. Балалар белән бергәләшеп, төрле биремнәр үтәп эзләп таптык без ул бүләкләрне. Шүрәленең дә бәйрәмдә катнашасы килгән бит, шуңа гына шаярган ул. Аннары ул балалар белән төрле ярышларда, уеннарда катнашты. Нәниләребез төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, капчык киеп тә сикерделәр, чиләк белән су ташыдылар, канат тартыштылар, күмәкләшеп биеделәр дә. Нәниләребезнең һәрберсе Сабантуй бәйрәмен кайчан үткәргәннәре, аны кемнәр хөрмәтенө уздырганнарын белде.
Кыскасы, бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек Сабан туен.

Чаллы шәһәре, 50нче балалар бакчасы тәрбиячеләре – Гарифуллина Айнара Ростамовна, Хайдарова Чулпан Зуфаряновна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев