Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Чаллыдагы 50нче бакчадан Язны урлаганнар

Чаллыдагы 50нче бакчада бик күңелле бәйрәм – Нәүрүз уздырылды.

Бакчабызда бик күңелле бәйрәм – Нәүрүз уздырылды. Безнең нәниләр бу бәйрәмне беренче тапкыр карадылар. Аларга бик ошады төсле. Зурлар төркемнәре командаларга бүленеп көч сынаштылар, төрле биремнәр үтәделәр. Нәниләребез алар өчен җан атып утырдылар. Убырлы да килде бәйрәмгә.  Ул явызлыклар эшләми кала алмый инде, беләсез. Бәйрәм барышында убырлы Язны урлап китте. Язны коткарыр өчен балалар төрле биремнәр үтәделәр. Матур-матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Барыбыз бергә тырышып Язны коткардык. Бәйрәм ахырында бергәләп биедек, фотога төштек. Ә бүлмәгә кергәч, әниләр пешереп алып килгән коймаклар белән чәй эчтек. Нәниләребезгә бу бәйрәм бик ошады. 
Айнара Гарифуллина, Ильмира Горбаченко, Чаллы шәһәре, 50нче балалар бакчасы, 7нче татар төркеме тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев