Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бүләкләр өләшү мизгеле

Кыш Бабай: Күчтәнәчләрем дә, бүләкләрем дә бар, ничек булмасын! Ә мин аларны өләшергә бик яратам!

Кыш бабай: Кадерле балалар! Шигырьләрегез һәм биюләрегез өчен рәхмәт!

Мин үз яшемне дә оныттым, бакчага түгел, ә әкият иленә эләктем!

Алып баручы: Рәхмәт, Кыш бабай, без бик матур күңел ачтык.

Кар кызы: Балаларга бик күңелле

Чыршы тирәли бергәләп

Әйлән – бәйлән уйнавы.

Шигырь сөйләү, уен уйнау,

Кыш бабайдан тәмле – тәмле

Күчтәнәчләр алуы.

Кыш Бабай: Күчтәнәчләрем дә, бүләкләрем дә бар, ничек булмасын! Ә мин аларны өләшергә бик яратам!

Тын гына утырыгыз

Хәзер тылсым ясыйбыз

Әйдәгез бергәләшеп

Капчыкка бер өрәбез,

Әфсен-төфсен, әфсен-төфсен

Кыш бабай да тылсым бар.

Буран тузсын, җилләр иссен,

Һәм бүләккә әйләнсен!

(капчыктан йомырка чыгара)

Кар кызы: Кыш Бабай монда бит йомырка? (Шаккатып сорый)

Кыш бабай: Минем кулыма йомырка төште

Тылсым килеп чыкмады…

(Йомырка тошеп тәгәрәп китә)

Һай, йомырка, тәгәрәде!

Кызым җитез генә син йөгер

Һәм безгә йомырканы китер.

Кар кызы: Борчылма Кыш Бабай, мин йомырканы куып җитәрмен

һәм аны алып килермен.

(Кар кызы йомырка артыннан чыгып китә, һәм зур йомырка белән керә)

Кар кызы: Кыш бабай кара әле, йомырка ничек зур үскән, ул бик авыр.

Кыш бабай: Тыңлагыз әле, кемдер анда шакый һәм ыңгыраша?

(йомырка эчендә АҗдаҺа булып киенгән бала утыра, кулында бүләкләр)

(Йомырка эченнән кечкенә Аҗдаһа чыга, бүләкләрне йомырка эчендә калдыра)

Кар кызы: Бу нинди урман хайваны?

Кыш бабай: Бу бит минем нәни дустым, Аҗдаһа.

Аждаһа: Иске ел үттеп китте

Миңа да чират җитте.

Мин шат, шаян АҗдаҺа

Килдем сезне котларга!

Яңа АҗдаҺа елында

Яшик уйнап – көлешеп

Бәхет - шатлык өләшеп.

Тик минем соравым бар-

“Кыш бабай ник күңелсез?”

Кыш бабай: Тылсым барып чыкмады,

Бүләкләрдә булмады.

Аждаһа: Йөзеңә елмаю кайтыр,

 йомырка кабыгын карасаң.

(Кыш бабай йомырка эчен карый, һәм буләкләр ала, балаларга бүләкләр өләшә)

Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән хушлашу.

Кар кызы: Бәхет шатлык китерә

Бусагада Яңа ел.

Бүләкләргә, шатлыкларга,

Бик бай булсын Яңа ел.

Хыял – теләкләрегез

Һәр чак тормышка ашыр.

Әгәр булсагыз дусларым,

Бик өлгер һәм бик тырыш.

Кыш бабай: Безнең боерык аңлашыламы?

Балалар: Әйе, Кыш Бабай!

Кыш Бабай:

Аждаһа елына дуслар

Булыйк барыбыз да шат!

Бәхетләр һәм шатлыклар

Алып килсен ул безгә.

Илләр имин, еллар тыныч,

Безнең теләк бер генә!

Яңа ел котлы булсын!

Кыш бабай һәм Кар кызы: Сау булыгыз балалар!

Балалар: Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы, Сау булыгыз! 

(Кыш бабай һәм Кар Кызы чыгып китәләр)

Гүзәл Хизбуллина, Яр Чаллы шәһәре, №112нче “Бизәкләр” балалар бакчасы музыка җитәкчсесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев