Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бөтендөнья сөйләм культурасы көне

Сөйләмнең матурлыгы тумыштан килгән сәләт түгел, аны шомартып торырга кирәк.

1900 елның 22нче сентябрендә танылган лингвист, ликограф Сергей Иванович Ожегов туа. Бөтендөнья сөйләм культурасы көне шушы истәлекле датага багышланган.

Дөрес сөйлибез

Дөрес матур сөйләм – ул ачык һәм аңлаешлы әйтелеш кенә түгел. Өлкәннәр балаларны үз фикерләрен матур итеп белдерү өчен грамоталы, чиста, сәнгатьле сөйләшергә өйрәтергә тиеш.

Балаларның сөйләме өстендә эш даими алып барылырга тиеш. Моның өчен вакытны каян табарга? Күп кенә ата-аналар махсус дәресләр оештырырга, аларга әзерләнергә, буш вакыт табарга кирәк дип уйлый. Гәрчә баланың чын һәм тулы сөйләм үсеше тормышның үзендә – ризык әзерләү һәм ашау, йөреп кайту, йокларга әзерләнү, бүлмә җыештыру, транспортта йөрү вакытында бара.

Сөйләмнең матурлыгы тумыштан килгән сәләт түгел, дөрес матур сөйләм әйләнә-тирәлек тәэсирендә формалаша – бала нинди сөйләмне ишетсә, ул аны кабатлаячак та.

Сөйләмне үстерү буенча киңәшләр

  1. Балага матур әдәбият укыгыз, аның белән сюжет һәм геройлар турында фикер алышыгыз, әсәрнең эчтәлеге буенча сораулар бирегез, рәсемнәрне тасвирлауын, тарихның дәвамын уйлап табуын сорагыз һ. б.
  2. Бала белән сөйләмне үстерүче уеннар уйнагыз: мәсәлән, «Уенчыгыңны тасвирла» – яраткан уенчыкны яки уенны тасвирлау һ. б.
  3. Балалар бакчасына барганда төрле темаларга әңгәмәләр алып барыгыз: мәсәлән, «Юлны ничек дөрес чыгарга», «Без кайсы илдә яшибез, ул нәрсә белән танылган?", "Минем әти иң яхшысы!" һ. б.
  4. Балагыз белән саф татарча сүзләр, татарча шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр өйрәнегез – бу сүзләрнең әйтелешендә авазларны автоматлаштырырга ярдәм итә, сәнгатьле сөйләмне үстерә.
  5. Баланы сорауларга җавапны үзләренә табарга өйрәтегез, ярдәмче сораулар белән җавапка илтеп җиткерегез.
  6. Үзегез дә матур сөйләм үрнәге күрсәтегез – сүзләрне кыскартып-бозып сөйләмәгез, бала олыларның сөйләмен кабатлый.

Кәримова Зөлфирә Гаязовна, Балык Бистәсе районы "Дуслык" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев