Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көне

2нче октябрьдә Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көне билгеләп үтелә.

Сәламәтлек... аннан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин? Аннан да мөһимрәк балалар сәламәтлеге генә булырга мөмкин. Чөнки балаларыбыз – милләтебезнең киләчәге. Балалар сәламәтлеген саклауга игътибарны җәлеп итү өчен 2нче октябрьдә Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көнен билгеләп үтәләр. Иң кыйммәтле бүләк булган сәламәтлекнең саклау кирәклеген һәрдаим истә тотарга кирәк. Безнең балалар бакчасында да «Сәламәтлек бәйрәме» узды. Бәйрәмебезнең төп геройлары Сәламәтлек һәм Чир булды. Алар балалар белән төрле уеннар да уйнадылар, ярышлар да үткәрделәр. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар «Сәламәтлек көне»дә күңел ачтылар, белем алдылар һәм бер-берсенә сәламәтлек теләделәр!

Мондый «Сәламәтлек көн»нәрен даими үткәрү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә. Юкка гына «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!» димиләр.

Әхмәтова Гүзәл Каимовна, Буа шәһәре" Светофорик" балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев