Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бездә - ШАЯН ТВ кунаклары!

ШАЯН ТВ туган көне уңаеннан без аларны үзебезгә кунакка чакырдык.

Бүген безнең шатлык-куанычларыбыз күңел түренә генә сыеп бетми. Хис-кичерешләрне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Ник, дисезме? Бүген бездә зууур бәйрәм! ШАЯН ТВ алып баручылары — Әнвәр, Азамат, Алия Хәертдиновлар бездә кунакта!

12 ноябрь ШАЯН ТВ туган көне - кечкенә генә юбилее уңаеннан без аларны үзебезгә кунакка чакырдык. Әнвәр белән Азамат үзләре катнаша һәм алып бара торган тапшырулар, проектлар турында шундый мавыктыргыч итеп сөйләделәр, тапшырулардан өзекләр күрсәттеләр.

Кечкенә Алиябез бик матур итеп шигырьләр сөйләде. Әнвәр белән Азамат балалар белән кызыклы уеннар да оештырдылар, балаларның игътибарлылыкларын сынау өчен сораулар да бирделәр. Балалар исә бик бирелеп тыңлаганнар, һәр сорауга да бик дөрес һәм төгәл итеп җавап кайтардылар.

Без үзебезне ШАЯН ТВ телеканалы студиясендә утырган кебек хис иттек. Кунакларыбыз буш кул белән килмәгәннәр: уеннарда катнашкан, сорауларга җавап биргән нәниләребезгә бүләкләрен дә тапшырдылар. Ә иң зур бүләк - ШАЯН ТВ логотибы төшерелгән сәгать  бакчабыз түрен бизиячәк. Кунак ашы, кара-каршы, диләр. Без дә үз чиратыбызда кунакларга очрашу истәлеге итеп, ясалган бүләкләребезне тапшырдык. Кечкенә Алинәбез инглиз телендә җыр бүләк итте.

Кыскасы, бакчабыз нәниләре өчен чып- чын алып баручыларны үз күзләре белән күрү, алар белән аралашу бик тәэсирле булды. Очрашу бик җылы узды. Әле очрашу беткәч тә балаларның кунакларны җибәрәселәре килмәде. Кемдер бирелми калган сорауларын яудырды, кемдер яннарына килеп кулыннан гына булса да сыйпап китте. Актаныш районы республикабызның иң ерак районнарының берсе булса да, ерак араларны якын итеп килгәннәре, безнең бакча нәниләрен сөендергәннәре өчен Әнвәр, Азамат һәм Алия Хәертдиновларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Безнең бакча балаларына шундый мөмкинлек тудырып, җылы очрашу мизгелләре бүләк иткән әниләре Айсылуга бигрәк тә рәхмәтлебез. Мондый очрашулар дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

Актаныш районы " Умырзая" балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Илгиз кызы Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев