Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Без - табигать варислары

126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасында ел саен табигатьне яшелләндерү өчен, чисталыгын саклап калу өчен төрле чаралар оештырыла.

Карлар эреде. Матур яз җитте. Урамдагы рәхәтлек! Ләкин… Җил искән саен әллә каян тәгәри-тәгәри, кәгазь кисәге, пакетлар, пластик шешәләр  ияреп  килә. Шул вакытта, табигатьнең кәефен төшермәс өчен, тиз генә аларны җыеп, тиешле чүп урыннарына  ташлыйсы иде.

– Син ризамы, шулай эшләргә?

– Әлбәттә, риза! Риза!

Без, 126нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасы балалары барыбыз да шулай дип җавап бирергә риза. Чөнки без – табигать балалары, аның киләчәге. Һәр ел саен табигатьне яшелләндерү өчен, чисталыгын саклап калу өчен төрле чаралар оештырабыз.

Шушы көннәрдә дә бик зур эчтәлекле чара үткәрдек. Балалар бакчасындагы һәр төркем “Табигать варислары”темасына рәсем күргәзмәсе оештырды, өйдә әти- әниләр белән ташлыйсы чүп калдыкларыннан кызыклы кул эшләнмәләре ясап, күргәзмә оештырдык. 

Дүрт команда җыеп, экологик КВНда катнаштык. Анда табигать дусларыбыз Тихоня, Шалун, Умница, Ёлочка да бар иде. Әле аның белән генә туктап калмадык: җыелган пластик шешәләр белән флэшмоб оештырып, рәхәтләнеп биеп алдык. Ә соңыннан барыбыз да нарат күркәсеннән, төсле таякчыклар кулланып, табигать дусларыбыз Тихоня, Шалун, Умница, Ёлочканы ясадык.

Әйдәгез, дуслар, сез дә безгә кушылыгыз! Табигатьнең матурлыгын кадерләп, чисталыгын саклыйк! Табигать безгә рәхмәт өйтеп, җылы кояшы белән сөендереп, талгын  җилләре белән иркәләп торыр!

Вәлиева Г.А., 126 нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбияче, Харисова Г.Р., 126 нчы “Сәйләннәр” балалар бакчасының  өлкән тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев