Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Без кышны яратабыз

40 нчы “Башаккай” балалар бакчасында “Кышкы уеннар“ дип аталган геокешинг үтте.

Кыш җиткәч, матур хисләр һәм елның бу вакытын күңелле һәм шатлыклы үткәрү теләге туа. Һәр мизгел үзенчә матур... 40 нчы “Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә моны аңларга өйрәтәләр.

Балаларның физик активлыкларын формалаштыру максатыннан, тәбиячеләре Ольга Викторовна Попченко алар белән “Кышкы уеннар“ дип аталган геокешинг үткәрде. Бу мероприятие кышның матур көнендә ачык һавада үтте.

Туристик уеннар Кар бабайдан килгән хатны укудан башланды. Кар бабай биргән карта-схема буенча балалар “хәзинә” эзләделәр. Бер бала да читтә калмады. Уен барышында алар Кар бабайның биремнәрен төгәл һәм бик җитез үтәп бардылар.

Кышкы уеннар һәм конкурслар балаларның кәефләрен күтәрде. Алар ачык һавада кар атышып кына калмадылар, иҗат һәм фантазияләрен дә үстерделәр. Бер-берсенә булышу, команда рухы балаларга “хәзинә” табуда ярдәм итте.

Мондый күнел ачу чаралары балаларда хәрәкәт итү, спорт белән шөгыльләнү, уен аша физик сыйфатларын үстерү теләген уята.

 

Попченко Ольга Викторовна, тәрбияче; Казанбаева Елена Васильевна, спорт инструкторы; Телия Хәнифә Галимҗановна, татар теле тәрбиячесе.

Яр Чаллы, 40нчы “Башаккай” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев