Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Белергә телим

Балалар белән бакчага барганда яки кайтканда сөйләшү өчен темалар.

Балаларның кызыксынучанлыкларын канәгатьләндерү өчен берничә тема тәкъдим итәбез.

Әгәр беркайчан да йокламасаң, нәрсә була?

Йокы организмда тәртип саклау өчен кирәк. Бүлмәдә тәртип булсын өчен уйнап туйгач җыештырырга кирәк булган кебек, тәндә тәртип урнаштыру өчен һәр көн саен йокларга кирәк. Йокысы туймаган кешенең реакциясе акрыная, сүлпәнлек барлыкка килә. Озаграк йокламаган саен, кеше үзен начаррак хис итә. Ике-өч тәүлек йокламаса, кеше зомбига охшый башлый. Шуңа күрә йокы тәүлегенә сигез сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.

Салават күпере каян килә?

Үтә күренмәле булып тоелган кояш нурында кызылдан алып шәмәхәгә кадәр барлык төсләр дә бар. Кояш белән яңгыр икесе бергә туры килгәндә, без кояш нурының яңгыр тамчылары белән аерым төсләргә бүлгәләнеп, салават күпере хасил итүен күзәтә алабыз.

Сүз уңаеннан, кояшлы көнне салават күпере булдыру өчен бакча шлангыннан су сиптерү дә җитә, иң мөһиме — күзәтүнең дөрес почмагын табу.

Ни өчен куян кышын ак, ә җәен соры төстә?

Күп кенә хайваннар ерткычлардан качарга ярдәм итә торган маскировка белән «шөгыльләнәләр». Маскировка буенча куян аеруча өлгер: җәй көне аның йоны җир фонында сизелми торган көрән төскә керә, ә кыш көне, кар өстендә күренмәсен өчен, ул ап-ак була. Өстәвенә, кышкы мех җәйгесенә караганда җылырак һәм йомшаграк, салкыннан яхшы саклый. Димәк, без җәйге футболкаларны кышкы курткаларга алыштырган кебек, куян үзенең мехын алыштыра.

Галимуллина Гөлнара Рүзәлевна, Арча районы Иске Айван авылы 9нчы балалар бакчасы. 

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев