Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларны татар халкының гореф-гадəтлəре, йолалары, бəйрəмнəре үрнəгендə тəрбиялəү

Онытылып барган йолаларның берсе — бәлеш урлау йоласын тәкъдим итәбез.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар артканнан арта гына бара. Бу бик матур күренеш. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен яңарту буенча безнең «Йолдызлык» балалар бакчасында да актив эш алып барыла. Милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр балаларыбызны халык мәдәнияте белән таныштыруда зур урын алып тора. Сезгә онытылып барган йолаларның берсе — бәлеш урлау йоласын тәкъдим итәбез. 

Төннәр озайгач, кызлар, яшь киленнәр бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр. Кич утырырга кул эше — бәйләү, чигү, эрләү белән киләләр һәм искиткеч күңелле итеп, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйли-сөйли, кич утыралар. Аулак өй икәнен ишетеп, әбекәй дә килеп җитә. Менә эшләгән эшләрне чагыштырып караулар, мактаулар китә. Хәтсез эш эшләгәч,әби кызлар белән табын әзерли башлый. Бәлеш тә чыгарырга вакыт җитә. Тәрәзә төбенә шыпырт кына егетләр килә. Алар ничек кенә шыпырт йөрмәсен, эчтәге кызлар бик тиз сизеп ала. Менә, бер егет,тәрәзә капкачын кысып кына ачып, өй эчендәгеләрне күзәтә. Аны танып алган кыз тәрәзә аша егеткә көзге күрсәтә. Бу синең өчен якты йөзем диюне белдерә. Ә таныш булмаган, яисә җан тартмаганнарга көзге күрсәтмиләр. Көзге кулдан-кулга йөри. Тәрәзә аша төрле такмаклар әйтешеп җырлашалар. Бу вакытта өйгә ике егет кереп, бәлешне урлыйлар һәм качалар. Кызлар моны сизмиләр. Уен-көлке тәмамлангач, егетләрне чакыралар, өйгә кертәләр... Ә бәлеш юк... Кызларга җәза бирәләр һәм алар аны үтәгәч,егетләр бәлешне кире бирәләр, бергәләп күңелле итеп табын артына утыралар.

Менә шундый бәйрәмнәрнең тәртибен,йоласын бала кечкендән үк белеп,күреп,өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәр дә без балаларны шушы тәртиптә, шундый рухта тәрбияләсәк кенә милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстерербез.

Мостафина Гөлфирә Тәбрис кызы, Идел буе районы 4нче номерлы «Йолдызлык» балалар бакчасы
татар теле тəрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев