Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Яңа гына идем итек, «Ч» өстәгәч, булдым ..., 2. Кызыл төймә таптым, авызыма каптым, 3. Кешенең дусты, йортның сакчысы, 4. Үзе кыллы, үзе телле, идәндә басып тора, 5. Җәй дә егет, кыш та егет, картайганы юк, гел егет.

Горизонталь: 6. Шартлавы бар, өрсәң артык, ак болыттай оча биек, рәхәтләнеп уйныйм чөеп, 7. Лампа түгел − яктырта, мич түгел — җылыта, 8. Маңгаенда мөгезе бар, боргаласаң — үкерә. Менеп атлансаң биленә, җилдән җитез йөгерә, 9. Борыны озын, боты озын, камышлыкта көнозын, 10. Ул бик тәмле, баллы, аны умартачылар җыялар.

Гибадуллина Гөлназ Нияз кызы, Казан шәһәре, 5нче балалар бакчасы.

Җаваплары: 1. Читек, 2. Җимеш, 3. Эт, 4. Пианино, 5. Нарат, 6. Шар, 7. Кояш, 8. Мотоцикл, 9. Торна, 10. Бал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев