Балаларга кроссворд
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Өйләр төзүче, 2. Безелдәвек мушкетёр, биш килер һәм биш китәр, 3. Ансыз без ис сизмибез, 4. Тимер юл транспорты, 5. Суда юынып алды, өсте коры калды.

Горизонталь: 6. Бер ягымнан тоталар, бер ягымнан куркалар, 7. Агач түгел, тимер мин; тигез юлдан зур тизлектә, шуам гына, йөгермим, 8. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. 9. Җир асты транспорты, 10. Киемгә охшамый, киям үзен — салмыйм. Аны кимәсәм, мин китап укый алмыйм.

Раимова Сөмбел Ильфар кызы, Әгерҗе районы, Шаршады авылы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, тәрбияче.


Җаваплары: 1. Төзүче, 2. Черки, 3. Борын, 4. Поезд, 5. Каз, 6. Пычак, 7. Тимераяк, 8. Китап, 9. Метро, 10. Күзлек.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев