Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

Кроссворд чишеп алабыз.

Сораулар:
Вертикаль: 1. Тик бер генә һөнәр беләм: кыям, турыйм, юнам, теләм, 2. Җебенә тисәң, елаган, колагын тотсаң, чыңлаган, 3. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың, 4. Үзе сөяксез, сөйләгән сүзе хисапсыз, 5. Башыбыз бар, гәүдәбез бар, юк кул-аякларыбыз, балалар тотса куркабыз — яман шул якларыбыз.

Горизонталь: 6. Укырга да өйрәтә, язарга да өйрәтә, аны белә һәр кеше, ул була ...7. Үзе кыллы, үзе телле, идәндә басып тора. Уйнарга теләгән кеше иң беренче утыра, 8. Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк, эче тулы күзәнәк, 9. Ат түгел, кешнәми, йөз аттан ким эшләми: үзе йөри тыр да тыр,йә, бу нәрсә, кем әйтер? 10. Кабат-кабат катлама, акылың булса ташлама.

Мөстәкыймова Лилия Рәис кызы, Азнакай районы Тымытык авылы «Аккош» балалар бакчасы.


Җаваплары: 1. Балта, 2. Скрипка, 3. Мәктәп, 4. Тел, 5. Шырпы, 6. Укытучы, 7. Пианино, 8. Икмәк, 9. Трактор, 10. Китап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев