Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

Кроссворд чишеп алыйк.

Сораулар:
Вертикаль: 1. Үзе су, үзе каты, 2. Лап-лап атлап йөри белә, кеше кебек сөйли белә, кушкан эшне эшли белә, 3. Кояш түгел — яктырта, өйгә нурлар тарата, 4. Җәяүле өчен каралы-аклы сукмак, 5. Сакалы бар, кашы юк, гәүдәсе бар, башы юк, сакалын җирдән сөйри, бүлмә эчендә йөри.

Горизонталь: 6. Котыра да үкерә, бөтен җирне тутыра, 7. Сорыдыр төсе, үткендер теше, урманда йөри, бозаулар эзли, 8. Сары төсе бал кебек, ак чуклары кар кебек, 9. Ул булганда, көн була, булмаганда, төн була, 10. Читләре — таллык, уртасы — сазлык, керсәң — батарсың, чыга алмый ятырсың.

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы, Азнакайның 18нче «Улыбка» балалар бакчасы.



Җаваплары: 1. Боз, 2. Робот, 3. Лампочка, 4. Зебра, 5. Себерке, 6. Буран, 7. Бүре, 8. Ромашка, 9. Кояш, 10. Күл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев